Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары аппаратының 20 суд участогы яңа бинага күчәргә җыена

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

2013 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Һади Такташ урамындагы 43/20 нче йортта урнашкан җәмәгать судьялары аппараты бинасындагы ремонт эшләрен карап һәм тикшереп кайту өчен Министрлык белгечләре белән Чаллы шәһәренә барды.
Исегезгә төшерәбез, Чаллы шәһәре суд районы – республикада 24 суд участогыннан торган иң зур суд районы, ул суд эшләрен алып бару өчен җайлашмаган төрле биналарда урнашкан иде.
2013 елның июлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Чаллы шәһәре суд районы буенча суд участокларын урнаштыру өчен бинаны ремонтлауга 100 млн. сум бүлеп бирде һәм ремонт-төзелеш эшләре 2013 елның ноябрендә төгәлләнергә тиеш дип билгеләгән иде.
Ремонт бригадалары ремонт эшләренә 2013 елның 29 июлендә керешкәннәр иде. Өч ай эчендә ремонт-төзелеш эшләре барышында фасад, тышкы облицовка ремонтланды, эчке эшләрнең 98%ы башкарылды.
Республика Юстиция министрлыгы бүлмәләрне төзекләндерүгә кереште. Шушы максатлар өчен өстәмә рәвештә 35 компьютер, суд заллары өчен, судьялар һәм аппарат хезмәткәрләре бүлмәләре өчен җиһазлар сатып алынды. Яңа бинада һәр җәмәгать судьясының эш урыны булдырылачак. Яңа бинага 20 суд участогы күчәчәк, бу – 133 кеше. Ремонтланган бинада хезмәткәрләр өчен конференц-зал, һәр катта – ашау-эчү бүлмәсе каралган. Бер үк вакытта территорияне төзекләндерү эшләре актив алып барыла.
Якындагы бәйрәм көннәрендә – 4,6 ноябрьләрдә җәмәгать судьялары аппараты яңа бинага күчә башлаячаклар (әлегә анда суд утырышлары уздырылмый).

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International