Пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында ничек эш итәргә

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Дуслар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләренә бәйле рәвештә сездән тынычлык саклавыгызны сорыйбыз.

Пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән уртаклашабыз: саклап куегыз һәм якыннарыгыз белән уртаклашыгыз.

Әгәр сез бинада булсагыз: мөмкин булса, аскы катларга, подвалга яки паркингка төшегез. Лифттан файдаланмагыз. Фатирда тәрәзәсез, стеналар арасында урын табыгыз, кагыйдә буларак бу ванна бүлмәсе. Идәнгә утырыгыз. Тәрәзә янына якын бармагыз!

Һөҗүмнән соң һәм пилотсыз очкычлар яки аның кайбер өлешләре ачыкланганда - бернигә дә тимәгез һәм шунда ук җайланма табылган урыннан китегез.

Әгәр сез урамда булсагыз: кичекмәстән якындагы бинага, җир асты кичүенә яки паркингка кереп яшеренегез. Әгәр сез транспортта хәрәкәт итәсез икән - аны калдырыгыз  һәм ышык урын табыгыз.

Моннан тыш, исегезгә төшерәбез, пилотсыз очкычлар һөҗүме очрагында теләсә нинди ориентирлар буенча җирлекне аерып була торган урыннарда пилотсыз очкычларның очып бару видеоларын күрсәтмәү бик мөһим.

Һич кенә дә ПВО эшләү видеосын куймаска. Бу аларның урнашу урыннарын ачып бирә, очыш юнәлешләренә үзгәрешләр кертергә ярдәм итә һәм куркынычсызлыкка яный.  

Әгәр дә сез күктә шикле объектны күрсәгез, бу хакта 112 телефоны аша яки “РадарНФ” кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин. Мәгълүмат ашыгыч хезмәтләргә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International