2024 елда республика дәрәҗәсендәге 2600дән артык норматив акт проекты хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза узды

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең вәкиллекле утырышында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, республика башкарма хакимият органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеген координацияләүгә һәм камилләштерүгә игътибарны юнәлтеп, Министрлыкның төп өстенлекләрен билгеләде. Хөкүмәтнең закон проекты эше планын үтәүне тәэмин итү шулай ук төп бурычлар исәбендә кала.

Үз чыгышында министр билгеләп үткәнчә, 2024 елда Министрлар Кабинеты тарафыннан Дәүләт Советына 40 закон проекты тәкъдим ителгән, шуларның 9ы Закон проекты эшчәнлеге планы нигезендә эшләнгән һәм 31е - планнан тыш. 2025 елда 9 закон проектын эшләү һәм Дәүләт Советына кертү планлаштырыла.

Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан эшләнә торган закон проектлары алдан Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты һәм аның Эксперт советы утырышларында карала. Быел Эксперт советы -  38 закон проектын карады, ә Комитет утырышларында 35 закон проекты каралды”, - дип ассызыклады Рөстәм Заһидуллин.

Моннан тыш, министр 2024 елда республика дәрәҗәсендәге 2619 норматив акт проектына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрелүе турында хәбәр итте. Алар арасында 147 Татарстан Республикасы законы проекты, 101 Указ проекты, шулай ук 2 371 карар проекты бар.

Үз чыгышында министр шулай ук республика башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актлары дәүләт теркәвенә алынганнан һәм рәсми басылып чыкканнан соң гына, шул исәптән Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында да, законлы көченә керүен искәртте. 2024 елда теркәлүгә 1737 акт кергән, шуларның 1586сы процедураны уңышлы узган. Документларның 5% ка якыны законнарга туры килмәү һәм юридик җитешсезлекләр аркасында эшләүчеләргә кире кайтарылган.

2025 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 336 280 акт урнаштырылган. 2024 елда Юстиция министрлыгы 43 673 документ бастырган.

Коллегия гадәттәгечә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International