Татарстанда хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза конкурсы шартларын үзгәртергә планлаштыралар

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Юстиция министрлыгының вәкиллекле утырышында хәбәр иткәнчә, Татарстанда норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча республика экспертлар конкурсы шартларын үзгәртергә планлаштыралар. Әлеге үзгәрешләр бәйсез экспертлар эшчәнлеген активлаштыруга һәм конкурста катнашуга кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта конкурс 1, 2 һәм 3 урыннар өчен 100, 80 һәм 70 мең сум күләмендә өч премия бирүне күздә тота. Әмма профессионаллар арасында конкуренцияне арттыру һәм катнашуны киңрәк стимуллаштыру өчен бүләкләү системасын үзгәртергә тәкъдим ителә.

Конкурсның яңа редакциясендә җиңүче өчен бер төп премия кертү планлаштырыла, аның күләме 200 мең сум тәшкил итәчәк. Шулай ук 50 мең сум күләмендә кызыксындыру бүләге дә каралачак.

Бу мәсьәләне агымдагы елга кызыксынган хакимият органнары белән бергәләп карау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International