Мөхәррәм Ибәтов: 2024 елда Юстиция министрлыгында 592 студент практика узды

2025 елның 25 гыйнвары, шимбә

Казан (Идел буе) федераль университетында юридик факультетның гыйльми советы утырышы булды. Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты.

Министрлык Казан федераль университеты белән “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасында каралган дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, шулай ук университет студентларының Министрлыкта практика узуы мәсьәләләре буенча тыгыз хезмәттәшлек итә.

Ел саен Татарстан Юстиция министрлыгында югары уку йортларыннан 500 гә якын студент практика уза. 2024 елда практика барышында КФУның юридик факультеты студентлары Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын формалаштыруда катнаштылар. Практика вакытында студентлар регистрда булган муниципаль актларның 3 меңнән артык актуаль редакциясен төзеделәр.

“Муниципаль регистрда республика җирле үзидарә органнарының 300 меңнән артык акты бар, ул ел саен 15 меңнән дә ким булмаган күләмдә актуальләштерелә. Студентлар башкарган эш - Татарстан муниципаль актларын системалаштыруга кыйммәтле өлеш! Алга таба да уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез!”,- дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Чара барышында Мөхәррәм Ибәтов 2024 елда Министрлыкта практика узган студентларга Юстиция министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International