Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләүгә

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.

Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 15 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә дип, 1 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килә һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителгән дип танылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы Вәлиуллин Руслан Рамил улы, Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Федонин Сергей Михайлович катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International