Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эш төркеме утырышы

2013 елның 1 ноябре, җомга

2013 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында эш төркеме җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты М.М. Галимәрданов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеме утырышы уздырылды.
Утырышта республика территориясендә федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче республика министрлыклары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында эш төркеме әгъзалары алып барыла торган федераль программаларны 2013 елның 10 ае эчендә гамәлгә ашыру йомгаклары һәм финанслау өлкәсендә булган проблемалар буенча фикер алыштылар.
Утырыш йомгаклары буенча эш төркеме әгъзаларына тиешле йөкләмәләр бирелде, шулай ук федераль максатчан программалар кураторларының 2014 елга һәм алдагы елларга аларны финанслау буенча заявка рәвешендәге эшләрен активлаштыру турында карар кабул ителде.
Моннан тыш, эш төркеме составына Татарстан Республикасы Арбитраж суды аппараты җитәкчесе –администраторы М.Н. Яруллинны кертү хакында карар кабул ителде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International