Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасарларының санын өчтән дүрткә кадәр арттыра торган карарын имзалады. Документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты.
Министрның яңа урынбасары бөлгенлек (банкротлык) өлкәсендә республика башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре, административ штрафлардан кергән керемнәр белән идарә итү, шулай ук Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшен тәэмин итү белән шөгыльләнәчәк.