Арбитраж судларда җирле үзидарә органнары хокукларын яклау мәсьәләсе буенча укыту семинары

2013 елның 1 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Президентындагы 2012 елның 15 сентябрендәге киңәшмәнең № 37-пр беркетмәсенең Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең җаваплылыгын, профессионализмын арттыру турындагы 6 пунктын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен укыту семинарлары уздыруны дәвам итә. Бүген, 2013 елның 1 ноябрендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының утырышлар залында “Арбитраж судларда җирле үзидарә органнары хокукларын яклау” темасына укыту семинары уздырылды.
Семинар укуларын Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов ачты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә, арбитраж судларда муниципаль мәнфәгатьләрне яклау мәсьәләсе буенча җирле үзидарә органнары белән системалы эшен дәвам итә. Бүген юридик хезмәтләр хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр арбитраж судларда җирле үзидарә органнары хокукларын яклау мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Тематик материалны бәян итү өчен укуларга Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Арбитраж суды вәкилләре чакырылган иде. Гамәлдәге арбитраж практика буенча нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов чыгыш ясады.
Бәхәсләрне судка кадәр җайга салу эшен активлаштырырга Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Р.Р. Мирзакриев өндәде, ул шулай ук үз нотыгында җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән үзара мөнәсәбәтләре тәртибен аңлатып бирде. Суд экспертизалары уздыргандагы типик хаталарны Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының дәүләтнең мөлкәти мөнәсәбәтләрен яклау бүлегенең әйдәүче киңәшчесе О.В. Епишина ачып бирде.
Аннары сүз Татарстан Республикасы Арбитраж судының суд практикасын анализлау һәм гомумиләштерү бүлеге башлыгы урынбасары Р.Р. Шкаликовка бирелде, ул милекчелек хокукының күчүе һәм җир кишәрлекләренең базар бәяләрен билгеләү мәсьәләләре буенча суд практикасын мониторинглау турында сөйләде. Шушы өлкәдәге законнар новеллаларына, шулай ук суд актларына дәгъва белдерү һәм суд чыгымнарын кемнеке булуын билгеләү мәсьәләләренә зур игътибар бирде.
Йомгаклау сүзендә М.М. Ибәтов, нотыкчыларның чыгышларын нәтиҗәләп, әлеге мәсьәләләрнең җирле үзидарә органнары өчен актуаль булуына, җирле үзидарә органнары хокукларын яклау белән шөгыльләнүче белгечләрнең профессионализмын арттыруга басым ясады, шулай ук киләчәктә дә җирле үзидарә органнары белән Татарстан Республикасы Арбитраж суды арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә уңышлар теләде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International