ТР Юстиция министрлыгында Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү узды
Бүген юстиция министры урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Хезмәткәрне аттестацияләү, биләгән вазыйфасы буенча аңа куела торган билгеле бер шартлардан һәм таләпләрдән чыгып, аның эшчәнлеген объектив бәяләү юлы белән үткәрелә.
Аттестацияләнүчеләр арасында җәмәгать судьялары ярдәмчеләре, суд утырышы секретарьлары, 2 нче разрядлы белгечләр һәм 2 нче разрядлы өлкән белгечләр-канцелярия мөдирләре бар иде. Алар республиканың төрле районнарыннан, шул исәптән Лениногорск, Түбән Кама, Әтнә һәм башка районнардан килгәннәр.
Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 13 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең үзләре били торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 3 аттестацияләнүче үзләре били торган вазыйфаларына туры килә дип танылдылар һәм дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын вазыйфаи үсеш тәртибендә биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителделәр.
Ел башыннан Татарстан Республикасы Җәмәгать судьялары аппаратларының 32 хезмәткәре аттестация узды.