Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге гражданнар җыеннарында һәм хезмәт коллективлары җыелышларында катнаша

2025 елның 7 феврале, җомга

Алабугада Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ структур бүлекчәләре коллективлары белән очрашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Министрлык җитәкчелеге гражданнар җыеннарында, хезмәт коллективлары җыелышларында, хисап утырышларында даими катнаша.

Очрашу кысаларында район башлыгы Рөстәм Нуриевның Алабуга районы казанышлары һәм уңышлары, киләчәккә планнар һәм перспективалар турындагы хисабы тыңланды. Илья Гомзик, үз чиратында, соңгы елларда республика үсешенең төп юнәлешләрендә ирешелгән нәтиҗәләр турында җентекләп сөйләде.

Мондый очрашулар гадәттәгечә халык һәм хакимият вәкилләре арасында конструктив аралашу урынына әверелә. Очрашуда алабугалылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә һәм районны төзекләндерү, мәгариф, социаль ярдәм һәм башка мөһим аспектлар белән бәйле актуаль проблемаларга карата үз фикерләрен белдерерү мөмкинлеге алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International