Ел саен үткәрелә торган “Лыжня России” бөтен илдән актив ял итәргә яратучыларны чаңгы ярышында янә берләштерде. Массакүләм старт 1982 елдан башлап ел саен февральнең икенче шимбәсендә үткәрелә, анда илнең 70тән артык субъектыннан 500 меңнән артык кеше катнаша.
Быел чара “Озын һәм актив гомер” илкүләм проектына ярдәм йөзеннән оештырылды, шулай ук ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Ярышларда катнашучылар арасында, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә бар иде. Кем өчендер бу старт мондый масштаблы вакыйгада катнашуның беренче тәҗрибәсе булса, ә кайберәүләр, Министрлыкның әйдәп баручы киңәшчесе Айдар Шакировны да кертеп, күптән инде узышта даими катнашалар.
Айдар Шакиров “Локомотив” стадионында 10 чакрым араны уңышлы узды. Фиништан соң ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты: “Минем өчен “Лыжня России” да катнашу күркәм традициягә әйләнде. Бу спорт кына түгел, ә үзеңне яхшы формада тоту, хезмәттәшләрең белән аралашу һәм табигатьтән ләззәт алу мөмкинлеге. Сәламәтлек һәм активлык - кеше тормышының мөһим өлешләре”, - ди ул.
5 меңгә якын катнашучы җыелган массакүләм йөгерештә Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре арасыннан Ленар Гайниев, Гөлнара Гурьева һәм Наталья Арзамасцева да бар иде.
Хезмәттәшләребезгә чарада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм һәрвакыт спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә тугры калуларын телибез!