Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.
Тавыш бирү йомгаклары нәтиҗәсендә комиссия карары белән 4 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт сыйфатында доцент, юридик фәннәр кандидаты, “ТИСБИ” Идарә университетының экологик, финанс һәм хезмәт хокукы кафедрасы мөдире Салиева Рида Наил кызы катнашты.