Юстиция министрлыгында республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрене аттестация узды, анда 11 хезмәткәр катнашты.
Дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү - аларның үз вазыйфаларына туры килүләренә имтихан ул. Җәмәгать судьяларының суд участокларында эшләү федераль һәм төбәк законнарын яхшы белүне, югары профессиональлекне, стресска каршы торучанлыкны һәм башка бик күп күнекмәләрне күздә тота.
Аттестация нәтиҗәсендә барлык 11 хезмәткәр дә биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылды. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм алга таба һөнәри уңышлар телибез!