Программаның максаты - дәүләт һәм муниципаль идарә системасындагы, шулай ук башка өлкәләрдәге вазыйфаларны биләү өчен махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар арасыннан перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.
“Бүген меңләгән татарстанлылар Россия Федерациясенең барлык күпмилләтле халкы белән бергә дәүләтебез мәнфәгатьләрен, аның иминлеген һәм суверенитетын яклыйлар, сугыш кырларында батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтәләр, хәрби бурычларын намус белән үтиләр”, – диде Әсгать Сәфәров. - “Һичшиксез, җиңү безнең якта булачак!”.
Программада катнашу өчен теркәлү 2025 елның 30 мартына кадәр мөмкин. Сайлап алу конкурс нигезендә узачак һәм берничә этаптан торачак. Барлык нечкәлекләре проект сайтында.
Исегезгә төшерәбез, “Батырлар. Татарстан геройлары” - ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган “Геройлар вакыты” федераль программасының аналогы.