Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Бу бәйрәм үз Ватанына тугры хезмәт итүчеләргә, аның иминлеген армый-талмый саклаучыларга, рухи көче, кыюлыгы һәм осталыгы илебезнең һәр гражданины өчен үрнәк булып торучы һәркемгә тирән рәхмәт белдерүне гәүдәләндерә.
Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән быелгы елда Ватаныбыз сагында торучыларның каһарманлыкларына аерым игътибар бирелә. Россия сугышчылары, тиңдәшсез батырлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, иң яхшы традицияләрне дәвам итәләр.
Беренче сызыкта бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар - миссияләре безнең күпмилләтле дәүләтебезнең суверенитетын һәм иминлеген саклау булган егетләр тора.
2025 ел Җиңү елы булса иде! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар телим!