“Мирный” чаңгы-биатлон комплексында 2025 елда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы старт алды. Спартакиада, гадәттәгечә, чаңгы ярышларыннан башланды.
ТР Юстиция министрлыгы командасын Айдар Шакиров, Гөлнара Гурьева, Эрик Шәехов һәм Валерия Зарипова тәкъдим иттеләр. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Юстиция министрлыгы 18 команда арасында 9 нчы урынны алды, узган ярышлар белән чагыштырганда үз нәтиҗәләрен ике позициягә яхшыртты.
“Беренче тапкыр чаңгы узышлары буенча Спартакиадада катнаштым! Дулкынландым, ләкин бик күңелле булды. Коллегаларның ярдәме дистанциянең һәр метрында сизелеп торды. Мотивация һәм шәп атмосфера өчен бөтен командага рәхмәт!”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Валерия Зарипова.
Хезмәттәшләребезгә Министрлыкны лаеклы тәкъдим иткәннәре, рухи ныклыклары һәм җиңүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдерәбез!
Спартакиадада алга таба да уңышлар телибез!