Бүген Алабуга районы Советының хисап сессиясе узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Сессиянең көн тәртибенә 2024 елда район үсеше нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында фикер алышу кертелгән иде. Фикер алышу кысаларында Алабуга районының зур казанышлары билгеләп үтелде, ул инде икенче ел рәттән Татарстан Муниципаль берәмлекләре арасында социаль-икътисади үсеш рейтингында беренче урынны алып тора.
2024 ел нәтиҗәләре буенча, районда төяп озатылган продукция күләме 504 миллиард сум тәшкил иткән. Шулай ук инфраструктура проектларында шактый алга китеш күзәтелде: аерым алганда, 10 километрдан артык юл яңартылды, 67 мең квадрат метр яңа торак төзелде, 19 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды һәм 14 ишегалды территориясе төзекләндерелде.