Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин гражданнардан салымнарны судтан тыш түләтү схемасы турында сөйләде

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Физик затлардан мәҗбүри түләүләр түләү буенча салым бурычын түләтүнең судтан тыш тәртибен кертүне күздә тоткан законны чыгару инициативасы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы каравында тора. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Казанские Ведомостигазетасының баш мөхәррире белән әңгәмәсендә хәбәр итте.

Элек мондый механизм оешмаларга карата гына кулланылган, әмма хәзер аны физик затларга һәм үзмәшгульләргә карата куллануны кертү тәкъдим ителә. Рөстәм Заһидуллин аңлатканча, түләү вакыты узган очракта гражданнар салым органыннан бурычны мәҗбүри түләтү турында хәбәрнамә алачак. Бурычны түләтү турындагы карар, эшне суд приставларына тапшыру мөмкинлеген дә кертеп, мәҗбүри көчкә ия булачак, бу суд тикшерүен мәҗбүри булмаган этап итә.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр нигезендә, салым органы карары турыдан-туры банкларга җибәреләчәк, анда гражданинның банк счетыннан кирәкле суммалар алына. Әгәр бурычны бу ысул белән түләп булмаса, эш үз вәкаләтләре чикләрендә эш итүен дәвам иткән суд приставларына тапшырыла.

Гражданин бурыч суммасы белән килешмәгән очракта суд тикшерүе мөмкинлеген саклау системаның төп принцибы булып тора.

Министр шулай ук узган ел җәмәгать судьялары салым органнары инициативасы белән 87 меңнән артык эшне караган дип билгеләп узды. Ул инициативаның Югары суд, салым хезмәте һәм регионнар тарафыннан хуплау табуын әйтте. Аның сүзләренчә, сүз суд системасына йөкләнешне киметү турында гына түгел, гражданнар өчен процедураны гадиләштерү турында да бара. “Судка мөрәҗәгать иткән очракта гражданнар дәүләт пошлинасын түләргә тиешләр. Салым хезмәте очрагында бу процедура өстәмә чыгымнарсыз башкарыла, - дип аңлатты Рөстәм Илдус улы. Ул шулай ук мондый практиканың юридик затларга карата күптән кулланылуын һәм нәтиҗәле булуын билгеләп утте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International