Хәзерге вакытта инде кадрлар проектында катнашуга махсус хәрби операциянең 873 ветераны һәм катнашучылары гариза биргән.
Теркәлү 2025 елның 30 мартына кадәр ачык. Сайлап алу конкурс нигезендә уза һәм берничә этаптан тора.
Исегезгә төшерәбез, программа махсус хәрби операция ветераннарына һәм анда катнашучыларга дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә перспективалы җитәкчеләр командасының бер өлеше булу мөмкинлеге бирә. “Батырлар. Татарстан геройлары” - Президент Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган “Время героев” федераль программасының аналогы.
Рөстәм Миңнеханов сугышчыларны проектка актив кушылырга өндәде: “Сезнең тәҗрибәгезгә һәм кискен ситуацияләрдә карарлар кабул итә белүегезгә бүген ихтыяҗ зур”.
Барлык нечкәлекләрне проект сайтында белергә була.