Март аенда Татарстан Дәүләт юридик бюросы дүрт районда гражданнарны кабул итәчәк

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы, башкаладан читтә күчмә кабул итүләр оештырып, республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүен дәвам итә. 2024 елда бюроның юрмобиле 5000 чакрымнан артык араны узды, республиканың 200дән артык гражданына хокукый консультацияләр бирелде.

2025 елның февралендә Дәүләт юридик бюросының мобиль офисы Апас, Буа, Алексеевск, Әлки һәм Югары Ослан торак пунктларында булды. Халыктан ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү һәм балаларның яшәү урынын билгеләү белән бәйле проблемалардан алып алимент йөкләмәләре, социаль тәэмин ителеш һәм пенсия белән тәэмин итү, шулай ук банк счетларыннан арестларны алу мәсьәләләренә кадәрге мөрәҗәгатьләр алынды. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары бар иде.

Татарстан Юстиция министрлыгы I һәм II группа инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары, Россия Геройлары, ятим балалар һәм инвалид балалар, шулай ук башка категория гражданнарның ярдәм ала алуын искәртә. Мондый ярдәмгә хокуклы гражданнар категорияләренең тулы исемлеге Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

Март аенда Дәүләт юридик бюросы Татарстан районнарында эшен дәвам итәчәк. Графигы түбәндәгечә:

- 12 март - Кама Тамагы районы (10:00 дән 12:00 гә кадәр),

- 20 март - Зеленодольск районы (10:00 дән 12:00 гә кадәр),

- 25 март - Биектау районы (10:00 дән 12:00 гә кадәр),

- 28 март - Балтач районы (10:00 дән 12:00 гә кадәр).

Өстәмә мәгълүмат алу һәм консультациягә язылу өчен 8 (843) 598-40-53, 8 (843) 598-40-55 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International