ТР юстиция министрының беренче урынбасары туры элемтә уздырачак

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

ТР юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик 14 мартта 11:00 сәгатьтә “Норматив хокукый актларга һәм проектларга коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның республика конкурсы” темасына  туры элемтә уздырачак.

Эфирда сез:

- конкурста кемнәр катнаша алуы;

- катнашучыларны нинди бүләк көтүе;

- 2025 елда конкурс шартларында нинди үзгәрешләр планлаштырылуы турында белә аласыз.

Сорауларыгызны Юстиция министрлыгы почтасына җибәрегез. Соравыгызның эфир темасына кагылышлы булуын искәртергә  онытмагыз. Җаваплар эфир вакытында яки аның нәтиҗәләре буенча яңгыраячак.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International