Куркыныч чит-ятлар һәм кликер-уеннарда кырыгалдарлык: “Касперский лабораториясе” “Цифрлы ликбез” проектының яңа сезоны өчен видеороликлар чыгарды

2025 елның 14 марты, җомга

Яңа сезонда компания “Цифрлы икътисад” коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән бергә Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы катнашында “Мәгълүматлар икътисады” илкүләм проектын, шулай ук “Технологик лидерлык” илкүләм максатын гамәлгә ашыруга ярдәм йөзеннән кабаттан актуаль кибер янаулар турында видеороликлар әзерләде.

Беренче ролик онлайн-груминг темасын ача, бу очракта олы кеше, алга таба аңа карата хокуксыз гамәлләр кылыр өчен, баланың ышанычын яуларга омтыла. Икенче ролик кырыгалдарларның, киң таралган кликер-уеннар кулланып, балаларның шәхси мәгълүматларын һәм аларның ата-аналарының акчаларын үзләштерергә тырышулары турында сөйли. Мондый видеороликлар һәм аларга методик материаллар цифровойликбез.рф сайтында бар.

“Касперский лабораториясе” чыгарган яңа видеороликлар мәктәп укучыларына актуаль кибер янаулар һәм киң таралган кырыгалдарлык  схемалары турында сөйләячәк, куркынычларны вакытында танырга һәм корбанга әйләнмәскә өйрәтәчәк. Мондый темалар очраклы гына сайланмаган: киберкуркынычсызлык һәм халыкның цифрлы грамоталылыгы - бу мәгълүматлар икътисады үсешенең мөһим нигезләре. Видеороликлар укучыларга интернет киңлегендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту һәм заманча технологияләрне дөрес куллану нигезләрен өйрәнергә ярдәм итәчәк. Бу киләчәктә тармакны уңышлы үстерү өчен профессионалларга кирәкле мөһим цифрлы күнекмәләр һәм компетенцияләр”, – дип шәрехли “Цифрлы икътисад” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Сергей Плуготаренко.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International