Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре “Норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасы. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча ике көнлек стажировка үтте.
Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар проектларының һәм нормалар иҗат итү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә торган белем һәм күнекмәләр алу.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казан шәһәр Думасы Аппараты, Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе, Түбән Кама муниципаль районының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе, Әлмәт муниципаль районының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты, ТР Саба һәм Әлмәт муниципаль районнары башкарма комитетлары структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре стажировка үттеләр.
Стажировка ябылышында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Сергей Данилов, шулай ук Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.
Чарага йомгак ясап, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов ассызыклаганча, “стажировкада катнашу юридик грамоталылык дәрәҗәсен генә күтәреп калмыйча, иҗтимагый ихтыяҗларны һәм коррупция куркынычы ихтималын тирәнтен аңлауны арттыруда мөһим адым булып тора”.
Чара азагында стажерларга тиешле үрнәктәге таныклыклар тапшырылды һәм алган белемнәрне нәтиҗәле куллану теләге белдерелде.