Язгы куркынычлар

2025 елның 15 марты, шимбә

Яз - табигатьнең яңару чоры, әмма анда билгеле бер куркынычлар да бар.

Боз һәм кар төшү куркынычы

Кар һәм боз төшү куркынычы булган урыннарны әйләнеп узыгыз. Бигрәк тә кар, боз сөңгеләре ерактан күренеп торган вакытта андый урыннардан ерак торыгыз.

Бозлавык

Көн җылыну, тамчылар таму матур күренеш, билгеле, әмма һава температурасы кискен үзгәргән вакытта бозлавык барлыкка килүне дә онытмаска кирәк. Иртәләрен аяк асты бигрәк тә тайгак була,  явым-төшемнәр вакытында да сакланып йөрегез.

Юка боз

Язгы боз бик мәкерле! Сулыклар өстенә кермәскә тырышыгыз, боз өстендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен өйрәнегез!

Язгы ташу

Язгы үзенчәлекле күренешләрнең берсе - су басу. Куркыныч, әмма көтелгән күренеш ул. Аңа алдан әзерләнү һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау мөһим.

Үлән яндыру

 Үлән яндыруның никадәр куркыныч булуын кабатлау артык булмас. Ул табигый янгыннарга да, торак пунктлардагы янгыннарга да китерергә мөмкин. Төзәтеп булмаслык хаталар ясамагыз!

Язгы куркынычларны киметү өчен һава торышын карап торырга, куркыныч янаган очракта саклык чараларын күрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International