Татарстан Дәүләт юридик бюросы 19 мартта Махсус хәрби операция ветераннары өчен республика клиник госпиталендә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрә.
Чара Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 138 йорт, Б корпусы адресы буенча узачак.
Кабул итү кысаларында социаль яклау, пенсия белән тәэмин итү, торак хокуклары һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең хокукларына кагылышлы башка юридик аспектларга бәйле төрле мәсьәләләр буенча хокукый ярдәм күрсәтеләчәк.
Кабул итүдә квалификацияле белгечләр белән берлектә:
• Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты,
• Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның миграция мәсьәләләре буенча идарәсе,
• Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы,
• Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы,
• Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,
• Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре катнашачак.
Татарстан Республикасы Рәисе карары белән төзелгән Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросының төп бурычларыннан берсе булып махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтү тора. Чарада катнашу хәрбиләргә төрле мәсьәләләр буенча кирәкле юридик консультацияне бер урында алу мөмкинлеген бирәчәк.