Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган ял көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Борынгы Болгар шәһәренә һәм Свияжск утрау-шәһәренә экскурсиягә бардылар.
Болгар тыюлыгы территориясендә экскурсиягә баручылар берничә борынгы мавзолей, ханнар каберстанын, мәчет һәм манараларны карадылар, шулай ук икмәк музеенда, кәсепләр музеенда, археологик музеенда һәм Ак мәчеттә булдылар. Экскурсиядә катнашучылар беренче мәртәбә иң зур басма Коръән күрделәр, аның авырлыгы 800 кг, Җәмыгъ мәчетендә урнаштырылган.
Тыюлыктагы “Тегермәнче йорты” аерым музей комплексы бар, аңа эшләп торучы тегермән, ипи пешерү урыны, тимерчелек, шәхси хуҗалык һәм гадәти татар авылы өе итеп җиһазландырылган йорт үзе керә.
Свияжск тыюлыгында экскурсия күп санлы монастырьлар һәм чиркәүләр буйлап узды. 2009 елга кадәр Свияжск хәрабәләрдән торган, аннары ул республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объектларына кертелгән (Свияжск авыл җирлеге чикләрендә).
Экскурсиядә катнашучылар Свияжск тарихи музеенда, Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музее филиалында, сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәле янында булдылар.
Тарихи урыннарда булу истәлегенә күп кенә фотога төштеләр.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте