Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме 2025 елның 19-20 мартында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыру торышын өйрәнде.
Расланган план-йөкләмә нигезендә составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эш төркеме тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эше, шул исәптән “Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” Татарстан Республикасы дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру өйрәнелде.
Фараз нәтиҗәләр 20 мартта юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район прокуроры Ринат Кәримов, районның хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән киңәшмәдә каралды. Анда ведомствоара хезмәттәшлекнең йомшак булуына аерым игътибар бирелде.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Мөхәррәм Мансур улы “ муниципаль берәмлек территориясендә гражданнарның иминлеген тәэмин итү җирле әһәмияттәге мәсьәләләрнең берсе булып тора. Күрсәтелгән юнәлеш буенча җирле хакимият эшенең нәтиҗәлелеге, шул исәптән, халык тарафыннан да бәяләнә” дип белдерде.