Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белән берлектә Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча җәмәгать судьяларының суд участоклары бинасында янгын шартларында гамәлләр башкаруда уртак өйрәнүләр оештырды. Агрономия урамы, 76 йорт адресы буенча узган өйрәнүләрдә төрле хезмәтләр вәкилләре, шул исәптән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе, Росгвардия һәм Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте хезмәткәрләре катнашты.
Өйрәнүләр сценарие нигезендә, 8 нче суд участогы канцеляриясе кабинетында төтен чыга башлаган. Тренировкада катнашучыларның барысы да бу хәлгә оператив җавап бирде: кичекмәстән кешеләрне суд бинасыннан куркынычсыз зонага эвакуацияләү башланды. Янгын сүндерү бүлекчәләре һәлакәт урынына килеп җиттеләр һәм шартлы янгынны сүндерүгә керештеләр. Су бирүне тәэмин итү өчен янгын сүндерү автоцистернасы файдаланылган, ә су белән тәэмин итү чыганагы буларак якындагы янгын сүндерү гидранты кулланылган.
Эвакуация билгеләнгән вакытта сыешты, хезмәткәрләр инструкцияләрне төгәл үтәп, үз вазифаларын ышанычлы итеп һәм җайга салып башкаруларын күрсәттеләр. Чара йомгаклары буенча өйрәнүләрнең уңышлы тәмамлануы, персоналның югары дәрәҗәдә әзерлекле булуы һәм төрле ведомстволар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек ассызыкланды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы барлык катнашучыларга һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерә һәм мондый вакыйгаларның чынбарлыкта кабатланмавын тели.