Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрнең биләгән вазыйфаларына туры килүе бәяләнә торган аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Аттестация “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында һәр өч ел саен үткәрелә. Бүген аттестацияләнүчеләр арасында Казан шәһәре суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләре дә бар иде.
“Җәмәгать судьяларының суд участокларында эшләү федераль һәм республика законнарын яхшы белүне, югары профессионализмны, стресска чыдамлыкны һәм башка бик күп күнекмәләрне күздә тота, - дип билгеләп үтте Министрлыкның кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева.
Бәяләү нәтиҗәләре буенча 8 хезмәткәр үз вазыйфаларына туры килә дип танылды, 1 дәүләт хезмәткәре квалификация күтәрү курсларына җибәреләчәк. “Моннан тыш, 3 хезмәткәр кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде. Бу аппарат хезмәткәрләре өчен аттестация комиссиясенең иң югары бәясе булып тора”, - дип аңлатты Татьяна Латыева.
Коллегаларны котлыйбыз!