Татарстан юстиция министры җәмәгать судьялары суд участоклары бинасына капиталь төзекләндерү эшләрен бәяләде

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” республика дәүләт программасы кысаларында Татарстан Юстиция министрлыгы ел саен җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарына капиталь һәм агымдагы төзекләндерү эшләре үткәрә. 2021 елдан 2024 елга кадәр җәмәгать судьяларының 7 бинасына капиталь ремонт, ә 33 бинага агымдагы ремонт ясалган.

Бүген Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Идел буе районы җәмәгать судьяларының Габишев урамы, 35 нче йортта урнашкан суд участоклары бинасында булды. Визит кысаларында ремонт эшләре барышын карады.

Башкарыла торган эшләр күләме шактый зур. Объектның мәйданы-747,6 квадрат метр. 1986 елда төзелгән бина соңгы тапкыр 2013 елда капиталь төзекләндерелгән. Бу эш өчен 49 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Ремонт эшләре башкарылып, түбәсе һәм фасады яңартылганнан соң бина тулысынча үзгәрде. Биредә җылыту системасы, ишекләр һәм яктырту җайланмалары алыштырылган, эчке бизәү эшләре башкарылган, җиһазлар яңартылган.

Җәмәгать судьяларының суд участокларында куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Элек коридорларны тулысынча колачлау мөмкинлеген бирмәгән видеокүзәтү системасында “сукыр зоналарны” бетерү эшләре дәвам итә, шулай ук тревога сигналы төймәләре монтажланган.

Суд участокларында куркынычсызлык  - безнең өстенлекле юнәлеш. Суд системасын үстерү инфраструктураны модернизацияләүдән башка мөмкин түгел. Биналардагы уңайлы шартлар хезмәткәрләр өчен дә, шулай ук үз хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итүчеләр өчен дә мөһим,- диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International