Кырыгалдарлардан саклану өчен “тикшермичә беркемгә дә ышанма” принцибын тотарга кирәк. “Бернәрсәгә дә ышанма” принцибы, онлайн яки офлайн аралашу булсынмы, үзара хезмәттәшлекнең барлык дәрәҗәләрендә дә яклануны күздә тота.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә:
1. Гади парольләр кулланмагыз. Пароль никадәр катлаулырак булса, шулкадәр ышанычлырак.
2. Сораулар бирүдән курыкмагыз. Шикле тоелган һәрнәрсә детальләрне ачыклауны таләп итә.
3. Барысын да тикшерегез. Мәгълүматны раслауны таләп итәргә оялмагыз.
4. Тоемлау хисенә ышаныгыз. Шик туа икән, тагын бер кат тикшерү яхшырак булыр.
5. Рәсми шалтыратулар һәм хәбәрләр белән сак булыгыз. Чыганакны һәрвакыт тикшерегез.
6. Кушымталарны Rustore һәм Google Play кебек рәсми чыганаклардан гына алыгыз.
7. Беркайчан да CVV һәм PIN-кодларны чит затларга әйтмәгез.
8. Кушымталарны йөкләп алу алдыннан рәсми сайтларга сылтамаларны һәрвакыт тикшерегез.
9. Акча картасы турындагы мәгълүматлар башкаларга билгеле булу очрагына шик туса, кичекмәстән банкка шалтыратып, картадан акчалар салдырылуга тыю куйдырыгыз.
Уяулыкны югалтмагыз!