ТР Юстиция министрлыгының беренчел профсоюз оешмасының хисап җыелышы

2025 елның 11 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының беренчел профсоюз оешмасының еллык хисап җыелышы узды.

Беренчел профсоюз оешмасы рәисе Аида Закирова узган елга йомгак ясады, коллективның социаль иминлегенә һәм мәдәни үсешенә ярдәм итүдә профсоюзның мөһим ролен ассызыклады. Ул авыр финанс хәлендә калган профсоюз әгъзаларына ярдәмнең эшчәнлектә төп юнәлешләренең берсе булып калуын аерым билгеләп үтте. Мондый очракларда процентсыз заемнар рәвешендә матди ярдәм күрсәтелә. Аида Закирова Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең Җиңү көненә бәйле патриотик акцияләрдә катнашуына игътибар юнәлтте. Казанның Җиңү Паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу сугыш геройлары истәлегенә хөрмәт символына әверелде.

Чыгышын тәмамлап, рәис барлык катнашучыларга актив эшчәнлекләре һәм уртак эштә автивлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Утырышта шулай ук түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Ярослав Швецның Россиянең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә багышланган доклады тәкъдим ителде.

Иң мөһим моментларның берсе - эшләренә югары бәя бирелгән алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү булды.

Коллегаларыбызны котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International