Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс йомгаклары игълан ителде

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс узды.

Конкурс комиссиясе карары белән түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста җиңүче дип Швец Ярослав Геннадиевич танылды.

Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста җиңүче дип Митрофанова Людмила Васильевна танылды.

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасын биләүгә конкурста җиңүче дип Миләүшә Фоат кызы Бәдретдинова танылды.

Конкурс комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына Закиров Нияз Фәһим улын һәм Бекмансурова Дарья Игоревнаны кертү турында карар кабул ителде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International