2025 елның беренче кварталында Татарстан Дәүләт юридик бюросы республиканың ун районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтте

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Татарстан Дәүләт юридик бюросы республиканың муниципаль районнарында яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә күчмә кабул итүләрне дәвам итә. Күчмә чаралар “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Мондый сәяхәтләр нәтиҗәсендә түләүсез юридик консультацияләр бирү географиясе сизелерлек артты, ерак торак пунктларда яшәүче халык өчен хокукый ярдәм алуны уңайлырак итте. Әйтик, агымдагы елның беренче кварталында республиканың Балтач, Саба, Биектау, Кама Тамагы районнарын үз эченә алган 10 күчмә чара үткәрелде.

Бүген Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәткуллин федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, республиканың Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре белән берлектә Арча районында гражданнарны кабул итте.

Марс Фәткуллин сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең тематикасы һәм сораулар спектры һәр районда аерыла. Мәсәлән, Арча районында яшәүчеләр күбесенчә пенсия һәм медицина хезмәте, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ташламалар рәсмиләштерү тәртибе мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Алда булачак чаралар турында өстәмә мәгълүмат алу өчен дәүләт юридик бюросы белән телефоннар аша элемтәгә керергә киңәш ителә: 8(843)598-40-53, 8(843)598-40-55.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International