Татарстан Республикасында 21 апрельдән 30 апрельгә кадәр хокукый ярдәм күрсәтү чаралары уздырылачак. Татарстанлылар өчен түләүсез юридик консультацияләр пунктлары булдырыла. Республикада яшәүчеләрнең барысы да пенсия, медицина һәм социаль тәэмин итү, хезмәт һәм җир законнары һәм башка өлкәләргә кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча квалификацияле хокукый ярдәм ала алачаклар.
Күрсәтелгән чаралар кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук аларның гаиләләренә хокукый консультацияләр бирүгә һәм хокукый характердагы документлар төзүгә аерым игътибар биреләчәк.
“Бу ел Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Указы нигезендә Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә, шулай ук ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм итү максатыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Хокукый ярдәм күрсәтү чаралары алага һәм хокукый кыенлыклар белән очрашкан һәркем өчен нәтиҗәле ярдәм булсын өчен тырышачакбыз”, - диәде Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик.
Алда торган чаралар турында барлык мәгълүмат гавами хакимият органнарының рәсми сайтларында игълан ителәчәк.