Татарстан яшьләрен халыкара конкурста катнашырга чакыралар

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

1 майдан Татарстан Республикасында “Коррупциягә каршы бергәләп!” халыкара яшьләр конкурсы башлана.

Катнашу өчен “Коррупциягә каршы бергәләп!” темасына, аларда җәмгыять эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең хәзерге заман дәүләт механизмнарын, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырып, конкурс эшләре әзерләргә кирәк.

Конкурс “Иң яхшы плакат”, “Иң яхшы рәсем” һәм “Иң яхшы видеоролик” номинацияләрендә үткәрелә. Анда 10 яшьтән 15 яшькә кадәрге, 16 яшьтән 20 яшькә кадәрге һәм 21 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшь төркемнәрендә катнашырга мөмкин.

Эшләр 2025 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителәчәк. Конкурста катнашу өчен башта сайтта теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International