Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

23 апрель көнне 10:00 дән 14:00 гә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы сугыш ветераннары өчен Республика клиник госпиталендә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.

Чара Казан шәһәре, Оренбург тракты, 138 йорт, Б корп адресы буенча узачак.

Кабул итүне төп дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә квалификацияле белгечләр үткәрәчәк, алар арасында:

- Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты,

- Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе,

-Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы,

- Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,

- Россия юристлары ассоциациясе Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре бар.

Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә төзелгән Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросының төп бурычларының берсе безнең сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтү.

Чарада катнашу хәрби хезмәткәрләргә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрдә кирәкле юридик консультацияләр алу мөмкинлеге бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International