Саба районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы билгеләгәнчә, процесста катнашучылар яши торган йорт ишегалдында ике ир-ат сугышкан.
Җәзага тартылучы зыян күрүченең корсагына ике тапкыр йодрык белән сугып, аңа физик авырту китергән. Суд-медицина экспертизасы нигезендә зыян күрүченең корсак астында сәламәтлеккә зыян китерми торган кан сауган урын барлыгы билгеләнгән.
Хокук бозучы үз гаебен тулысынча танып, кылган гамәлләренә үкенүен белдергән.
Эш буенча җыелган дәлилләрне өйрәнгәннән соң, җәмәгать судьясы Саба кешесен гаепле дип тану турында карар чыгарды һәм аңа җәза рәвешендә 5000 сум күләмендә штраф билгеләде.
Татарстан Юстиция министрлыгы искәрткәнчә, үз-үзеңне агрессив тотуның теләсә кайсы чагылышы да катгый рәвештә тыела һәм закон тарафыннан җәзалана. Игътибарлырак булыгыз һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт белән карагыз!