“Җиңү диктанты” халыкара акциясе мәйданчыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында үз эшен төгәлләде. Акциядә Министрлык җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре - барлыгы 25тән артык кеше катнашты.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов акцияне ачканда катнашучыларга тарихка игътибарлары булулары һәм үткәннәр белән кызыксынулары өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Тәҗрибә һәм белемнәрне яңа буынга тапшыруның мөһимлеген ассызыклап: “Тарих безнең киләчәгебезне билгели. Әтиләребез һәм бабаларыбызның батырлыгры турындагы истәлекне яшь буынга тапшырып, без Ватанга мәхәббәт һәм патриотлык хисе тәрбиялибез”, - диде министр урынбасары.
Мөхәррәм Мансур улы шулай ук республика Рәисенең: “Татарстаннан гына да үз Ватанын һәм бөтен дөньяны кулларына корал тотып фашизмнан саклау өчен 700 меңнән артык кеше фронтка киткән, аларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаган. Әмма, авырлыкларга да карамастан, халкыбыз нык торган! Якташларыбызның батырлыгы хәтерләрдә мәңге сакланыр!” дигән сүзләрен дә китерде.
Иң элек катнашучыларны бланкларны тутыру кагыйдәләре һәм эшләрне рәсмиләштерү таләпләре белән таныштырдылар. Быел “Җиңү диктанты”на махсус хәрби операция, Россиянең яңа төбәкләре территориясендә барган Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына караган сораулар өстәлгән.
Министрлык хезмәткәрләре акциянең файдалы булуын билгеләп үттеләр. Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева диктант Бөек Ватан сугышы тарихы турындагы белемнәрне яңартырга, белмәгән әйберләрне ачыкларга һәм теманы өстәмә өйрәнүгә этәргеч бирә ди. “Мондый тестлар үткәрү тарихи вакыйгаларны тирәнтен өйрәнүнең никадәр мөһим булуын күрсәтә. Һәрвакыт яңа аспектлар табасың, мәгълүматларны ачыклыйсың һәм үткәнне белүнең бүгенге һәм киләчәк өчен никадәр зур әһәмияткә ия булуын аңлыйсың”, — диде ул.