Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Хәтер бакчасы” халыкара акциясендә катнаштылар. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Министрлык хезмәткәрләре республиканың Лаеш районы Матюшенск кишәрлеге урманчылыгы территориясендә агачлар утырттылар.
“Хәтер бакчасы” халыкара акциясе 2020 елдан башлап Ватанны саклаучылар батырлыгын мәңгеләштерү максаты белән оештырыла. Ул дәһшәтле елларда һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы хөрмәтенә берәр агач утыртыла. Акция Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә һәм “Экологик иминлек” милли проекты максатларына туры килә.
Билгеле булганча, 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 1945 елның 9 мае күпмилләтле илебез тарихына мәңгегә язылган. “Бөек Җиңү илебезгә авыр, кайтарып булмаслык югалтулар бәрабәренә бирелде. Һәлак булган 27 миллион кеше - һәрберебезнең йөрәген сыкрата торган коточкыч саннар. Бүген без дөньяда тынычлык булсын өчен гомерләрен биргән һәркемгә хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәбез”, - дип ассызыклады ул.