Дәүләт юридик бюросына 11 нче троллейбуста барып җитәргә мөмкин була-чак

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

2025 елның 1 маеннан Казанда 11 нче маршрут троллейбуслары даими рәвештә “Юстиция кварталы” тукталышында тукталачак. Хәрәкәт интервалы якынча 17 минут тәшкил итәчәк. Элегрәк Дәүләт юридик бюросына 6 нчы маршрутта барып җитеп була иде.  Май башыннан бу маршрут яңадан үзенең башлангыч юлына кайтачак, “Юстиция кварталында” тукталмый башлаячак.

Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы 2022 ел ахырында эшли башлады. Ул Россия Юстиция министры белән берлектә Татарстан Рәисе ачкан “Юстиция кварталында” урнашкан. Биредә республика халкы юридик мәсьәләләрдә язма һәм телдән түләүсез консультацияләр, шулай ук квалификацияле белгечләрдән хокукый характердагы аңлатмалар ала.

Махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә, беренче һәм икенче төркем инвалидларга, ятимнәргә, инвалид балаларга хокукый ярдәм күрсәтелә. 2025 елның 1 апреленнән күпбалалы гаиләләр өчен дә Дәүләт юридик бюросы хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге барлыкка килде.

Түләүсез юридик ярдәмгә хокуклы барлык категория гражданнар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International