Җиңү көне алдыннан Татарстан халкы түләүсез юридик ярдәм алачак

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

9 майда илебездә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Бөек Җиңү хөрмәтенә 30 апрельдә 09:30 дан 12:30 га кадәр татарстанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.

Түләүсез хокукый консультацияләр Татарстан халыклары дуслыгы йортында оештырылачак. Чараны республиканың Юстиция министрлыгы оештыра. Гражданнарга федераль һәм республика башкарма хакимият органнары, прокуратура, Дәүләт юридик бюросы вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар консультация бирәчәк.

Татарстанлылар башкару эшчәнлеге, хезмәт законнары, пенсия, медицина һәм социаль тәэминат мәсьәләләре буенча консультацияләр алачаклар.

Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Чара барышында Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, махсус хәрби операция ветераннарына һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына аерым игътибар биреләчәк.

Татарстан халыклары дуслыгы йорты (Казан, Павлюхин ур., 57)
09:30 - 12:30

Алдан язылу таләп ителми.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International