ТР Юстиция министрлыгының Гадел хөкем университетының ачык ишекләр көнендә катнашуы

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Ачык ишекләр көне илнең хокук һәм юридик фән өлкәсендә белгечләр әзерли торган әйдәп баручы мәгариф учреждениеләренең берсе - «В.М. Лебедев исемендәге Россия дәүләт хокук университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Казан филиалында узды.

Ачык ишекләр көне - университетларның потенциаль студентлар һәм чыгарылыш укучылары белән хезмәттәшлегенең традицион формасы. Гадел хөкем университеты ел саен, хезмәттәшлек итү һәм талантлы яшь юристларны эзләү белән кызыксынучы төрле оешма һәм ведомстволар вәкилләрен чакырып, шундый көннәр оештыра.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан чарада кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева катнашты.  

Абитуриентлар һәм студентлар белән әңгәмә вакытында Татьяна Юрьевна ведомство эше, хезмәткәрләргә таләпләр һәм карьера үсеше перспективалары, дәүләт секторында юрист һөнәренең үзенчәлекләре, шәхси сыйфатларның һәм һөнәри компетенцияләрнең мөһимлеге турында сөйләде.

Дәүләт структурасы вәкиле белән аралашу мөмкинлеге мәгариф оешмаларын тәмамлаучылар өчен булачак карьераны сайлау һәм һөнәри эшчәнлекне планлаштыруда мөһим этап булып тора. Бу аларга дәүләт структураларында эшләү үзенчәлекләрен яхшырак аңларга, кандидатларга таләпләр һәм һөнәри үсеш мөмкинлекләре белән танышырга мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, мондый хезмәттәшлек университет һәм Юстиция министрлыгы арасында элемтәләрне ныгытуга, студентларга стажировкалар һәм практика узу өчен шартлар тудыруга, шулай ук чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруга ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International