Бөек Җиңү көне алдыннан ел саен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Министрлыкның элеккеге җитәкчеләрен - Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән урыннарны тәртипкә китерә.
Бу гадәт, Ватанны саклаган каһарманнарның истәлегенә тирән ихтирам һәм рәхмәт хисләрен ассызыклап, инде күп еллар дәвамында саклана. Коллегаларыбыз бу урыннарны чүп-чардан, корыган ботаклардан чистарттылар, ташларны яхшылап юдылар һәм каберләргә чәчәкләр салдылар.
Вафат булган ветераннарның берсенең туганы бу кайгыртучанлыкка: “Ярдәмегез, хәтердә саклавыгыз һәм битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәт!”, - дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде.