2013 елның 12 ноябрендә узган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында көн тәртибенең бер пункты Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозинаның Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан һәм матди-техник яктан тәэмин итү турында”гы 2011 елның 20 маендагы 51 номерлы карарын үтәүнең барышы турындагы нотыгына багышланды.
Үз чыгышында Н.В.Рагозина Министрлыкның 2012 елда һәм агымдагы елда Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын хөкем эшләрен алып бару өчен яраклы хезмәт урыннары белән тәэмин итү эше, “2010 – 2013 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары институтын үстерү” ведомство максатчан программасын гамәлгә ашыру барышы турында, җәмәгать судьяларының һәм аларның аппараты хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру эшен оештыру һәм җәмәгать судьяларының тиешенчә эшли алулары өчен комплекслы чаралар күрү хакында сөйләде. Аерым алганда, нотыкчы Казан шәһәрендә суд участокларын почта түләүләре тамгалары белән тәэмин итү, җәмәгать судьялары аппаратын кадрлар белән тәэмин итү һәм аларга акчалата түләүләрне арттыру, биналарны һәм җәмәгать судьяларының суд участоклары урыннарын саклау системасын үзгәртеп кору турында хәбәр итте.
Тәкъдим ителгән мәгълүматны тыңлаганнан соң, Комитет мәгълүматны искә алырга дигән карар чыгарды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына киләчәк эш буенча рекомендацияләр бирелде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте