Кичә, 2013 елның 13 ноябрендә, Чаллы шәһәрендә тантаналы рәвештә җәмәгать судьялары өчен реконструкцияләнгән бина ачылды. Төзелеш эшләре максималь кыска срокларда тәмамланды (өч айда), ремонт 100 миллион сумга төште. Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында узды, аның барышында ул яңа бинада хезмәт күрсәтүләр сыйфаты да артачак дип ышаныч белдерде – “начар эшләргә инде сәбәп юк”.
4766,3 кв. метрлык яңа бинада 20 җәмәгать судьясы һәм аппарат хезмәткәре урнашачак. Судьяларны урнаштыру өчен билгеләнгән норматив тулысынча үтәлгән – 240 кв. метр. Һәр судьяның үз кабинеты һәм утырышлар залы да бар. Яңа бинаның үзенчәлеге – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен суд залы булу, ул беренче катта урнашкан. Бу – республикада 100 урынлык конференц-залы булган бердәнбер бина.
Тантанада катнашучылар да, яңа бинага күчүчеләр дә Чаллы җәмәгать судьялары бинасында суд эшләрендә катнашучылар өчен лаеклы шартлар тудырылуын билгеләп үттеләр.
Тантанада республика Президенты судьяларга һәм җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. “Татарстан Республикасы Атказанган юристы” исеменә җәмәгать судьясы Вера Маратканова, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә Чаллы шәһәре суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре Ольга Виноградова, Зинаида Токарева, Татарстан Республикасы Югары суды Мактау грамоталарына Лилия Касыймова һәм Ольга Новожилова лаек булды.
Яңа бинага күчүчеләрне шушы шатлыклы вакыйга белән Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе И.И. Гыйләҗев котлады һәм җәмәгать судьяларының Чаллы корпусының үз йөзен табуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән яңа бинага күчүчеләрне Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров һәм юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина котлады.
С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатларын кыска вакыт эчендә шушы 5 катлы бинаны торгызган “Евростиль” ҖЧҖ фирмасы төзүчеләренә, Чаллы шәһәр суды рәисе Р.Г. Гайфетдиновка һәм аның ярдәмчесе Р.Р.Галиуллинга, Чаллы шәһәре суд районы буенча җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге администраторы Р.С.ШаҺивәливкә, Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Н.Н.Хисмәтуллинга, аның урынбасары А.В.Воробьевка, шул ук бүлекнең әйдәүче белгече Е.Л.Ишмөхәммәтовага тапшырды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте