Татарстан юстиция министры туры эфирда чыгыш ясаячак

2025 елның 16 мае, җомга

Татарстанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең  ике системасы эшли.  Алар кысаларында гражданнарның аерым категорияләре, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез юридик ярдәм ала алалар. Безне яклаучылар нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә һәм юридик ярдәмне ничек алырга мөмкин - бу турыда туры эфирда сөйләшербез.

Эфир кунагы - Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

19 май көнне 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хөкүмәте битендә трансляцияне карамый калмагыз.

Эфир темасы буенча сорауларны комментарийларда бирә аласыз. Сорауларыгызны шулай ук Юстиция министрлыгының электрон почтасына җибәрергә була. Соравыгызның эфир темасына кагылышлы икәнлеген күрсәтергә онытмагыз. Җаваплар эфир вакытында яки аның нәтиҗәләре буенча яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International