Республика фәнни-гамәли үзәгендә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсезй юридик ярдәм күрсәтелде. Чараны Татарстан Дәүләт юридик бюросы оештырды.
Сугышчыларның сорауларына Республика Хәрби комиссариаты, Республика клиник хастаханәсе, Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге, республиканың Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре җавап бирде.
Квалификацияле юридик ярдәм сорап барлыгы 17 кеше мөрәҗәгать иткән. Хәрби хезмәткәрләрне еш кына хәрби-табиб комиссиясе узу, кредит йөкләмәләрен туктатып тору, тиешле түләүләрне һәм ташламаларны рәсмиләштерү тәртибе һәм башка мәсьәләләр кызыксындыра.
Киләсе шундый кабул итү 3 июньгә планлаштырылган.