Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.

Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 16 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең үзләре биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылды, 2 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең үзләре биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылдылар һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителделәр.

Комиссия утырышында бәйсез эксперт сыйфатында Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Федонин Сергей Михайлович катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International